Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чиклэнгэн балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәге дәуләт автоном учреждениясендә чираттагы “Белгечләр утырышы” узды.
Тәрбияче Фазлыева Э.А.,мәктәпкәчә яштәге балалар өчен, «Әйләнә тирә дөнья. Йорт хайваннары.» дигән темага ачык дәрес күрсәтте.
Дәрестә, кондуктив терапия ысуллары, педагогикада Монтессори элементлары, интерактив такта белән эшләү алымнары кулланылды.
Уен формасында, көй, жыр, табышмаклар кулланып балалар үткән материалны ныгыттылар. «Чеби маҗаралары» әкиятен интерактив такта ярдәмендэ күрсәтү, балаларның күреп истә калдыру сәләтен яхшыртты.
Дәрес бик эмоциональ, кызыксындыргыч,куп әйберне үз эченә алган иде. Балалар үзләрен ирекле тоттылар, үз-үзләренә ышанып,сорауларга дөрес җавап бирделәр, биремнәрне бирелеп эшләделәр. Һәр бала үзенен булдыклылыгын, белемен күрсәтә алды.
Ахырдан тәрбиячеләр җыелып узган дэрес буенча уз фикерләрен әйттеләр, киңәшләрен бирделәр.
Узара тәҗрибәләр белән уртаклашу – киләчәктә эшебездә яңа алымнар, ысуллар кулланып эшләргә зур ярдәм итәчәк.