Март аенда “Милосердие” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен логопед Хөсәенова Люция Хәйдәр кызы “Язга кунакка” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрде.
Рус шагыйрьләре яз фасылын бик яратканнар hәм аны үз әсәрләрендә дан казанганнар. А.С. Пушкин, Ф.И. Тютчев, С.А. Есенин, А.Н.Плещеев, Н.А.Некрасов кебек шагыйрьләрнең иҗатларында бу аеруча сизелә.Шигьри сөйләм безнең аралашу сөйләменнән бик нык аерыла. Ул төрле образларга бай; матур фонетик яктан үзенчәлекле; җыр сыман җайлы үзләштерелә.
Дөрестән дә, балалар бу үзенчәлекләрне сизә, интуитив рәвештә шундый әсәрләргә тартыла. Ә шигырьләрнең төгәл,ачык, җиңел истә калучан рифмалы булулары – авырлыксыз гына аларны ятларга булыша. Балаларның истә калдыру сәләтләре үсә; сөйләм телләре баетыла.
Мондый чаралар балаларда табигатька карата ярату хисе тәрбияли, аларны әйләнә – тирә мөхитне саклап яшәргә өйрәтә .