Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче инвалид балалар өчен музыкаль мәктәп укучылары концерт оештырдылар.
Концерт программасы бик күңелле булды. Скрипкада уйнаучы ансамбль, баянда уйнаучылар, фортепианода уйнаучылар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук бу концертта бик моңлы җырлар яңгырады.
Бәйрәм балаларга бик ошады.
Психолог Йосыпова Дания Хәсән кызы