«Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ндә тернәкләндерү курсы үтүче балалар өчен экскурсия оештырылган

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

          Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр очен “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә ЦЗН белән берлектә һөнәри юнәлеш бирү эше актив алып барыла.

        «Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ндә тернәкләндерү курсы үтүче балалар өчен экскурсия оештырылган.

       Экскурсияне алып баручы инспектор Мостафина Гөлназ Самат кызы үз өстенә алды, ул хезмәт базарында аеруча кирәкле хезмәткәрләр , үз бизнесын ачкан вакытта ярдәм чаралары, халыкка күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре төрләре һәм башкалар турында сөйләде.

       Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Җиһаншин Әсхәт Хантимер улы укучыларга үзенең хезмәт эшчәнлеге директор вазифасыннан башланмавын сөйләде. Ул хезмәт үсешенең барлык баскычларын узды, үзенә вазыйфаларны сайламады, теләсә нинди эшкә алынды. Укучыларга укуларында уңышлар, киләчәктә һөнәр сайлаганда дөрес адым ясауларын теләде. Чөнки һөнәрдә уңышлы тормышка ашыру-ул имин язмышның нигезе.

     Шулай ук балалар " һөнәрләр калейдоскобы» видеосюжеты белән таныштылар һәм кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

       Максаты-төрле һөнәрләр турында күзаллауны киңәйтү, хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру, бигрәк тә эшче һөнәр турында мәгълүмат эзләү һәм балаларда аңлы профессиональ сайлау булдырыла.

 Бала һөнәр дөньясын аңлаган һәм анда үз урынын тапкан саен, аның һөнәри һәм тормыш юлын югары бәяли.

      Экскурсия ахырында балалар халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләренә кызыклы экскурсия һәм файдалы мәгълүмат өчен рәхмәт белдерделәр.

 

Хезмәт буенча инструктор: Борковских Асия Кадыйр кызы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International