2019 елның 29-31 мартында Мамадыш шәһәрендә 2011 елгы малайлар арасында хоккей буенча турнир узды. Турнирда Мамадыш шәһәренең «Олимп», Кукмара шәһәренең «Ягуар», Алабуга шәһәренең «Көмеш бүреләр», Арча шәһәренең «Атлант», Актаныш авылының «Лачын» Биектау авылының «Биектау» командалары катнашты.
Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны «Лачын» командасы, икенче урынны – «Атлант», беренче урын – «Ягуар» алдылар.
«Ягуар» командасын һәм тренерларны Ганиев И. М. һәм Сәйфетдиновны Д. Ф. җиңүләре белән котлыйбыз.