Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен “Балаларны музыкаль уен кораллары белэн таныштыру” дигән ачык дәрес үткәрелде. Түбәндәге максатлар куелды: балаларны музыка дөньясына сәяхәт иттерү, уен кораллары һәм аларда уйнау алымнары белән таныштыру, музыкаль тавышларның төрле нечкәлекләренә төшендерү.
Ачык дәрестә бик күп эш төрләре кулланылды: музыка астында хәрәкәт итү, уен коралларында уйнау, җыр тыңлау һәм балалар җырларын башкару.
Музыка җитәкчесе кондуктив терапия, Монтессори элементлары, уен терапиясы алымнары кулланды.
Ачык дәрес балаларга бик ошады. Музыка дөньясы аларны хыялланырга өндәде.
Музыка җитэкчесе Баймиев Ленар Зиннур улы