«1 апрель – Кошлар көне»
Яратам кошларның
Җырларын, моңнарын
Кошчыклар булмаса.
Ни яме дөньяның?
“Кошлар көне”- ел саен үткәрелә торган экологик бәйрәм. Ул 1 нче апрельгә туры килә, чөнки нәкъ шушы вакытта кошлар туган якларына кайта. Беренче булып кара каргалар очып килә, алардан соң сыерчыклар күренә башлый. Соңрак тургайлар, күкеләр, сандугачлар, карлыгачлар очып кайталар. Кошлар килгәч, табигать тагын да матурлана.
Кукмара районының “Милосердие” тернәкләндерү үзәгендә дә бу көн читтә калмады. Балалар белән берлектә “Кошлар – безнең дусларыбыз” дигән стенгазета чыгардык. Анда кошлар турында табышмаклар, кроссорд, шигырьләр, төрле кош рәсемнәре урнаштырдык.
Балаларга бердәм эшләү бик ошады. Мондый эш төре аларның иҗади сәләтләрен үстерергә, үз-үзләренә ышанычларын арттырырга ярдәм итә.
Әлбәттә, безнең төп максатыбыз булып - кошларның әһәмиятен күрсәтү, балаларда табигатькә сакчыл караш һәм табигатьтәге җан ияләренә шәфкатьлелек тәрбияләү тора.
Каримова Альбина Хидиал кызы
II – коррекцион төркем тәрбиячесе