Түбәнкомар авылы китапханәчесе яшь китап укучылар өчен «Алар безнең якны таныттылар " дип исемләнгән шигырь сәгате үткәрде. Чара барышында Владислав һәм Герман Кирилловларның, Зинаида Антонованың, Гай Сабитов, Петр Захаров һәм башка яраткан авторларның әсәрләре декларацияләнде. Чара ахырында укучылар викторинада катнаштылар.