Түбән Комар авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен " Театр һөнәрләре» дип исемләнгән мәдәният дәресе үткәрде. Уен формасында укучылар "Театр" иленә сәяхәт кыла алдылар, анда аларга гример, костюмер, рәссам-бизәүче, актер, режиссер эше белән танышырга һәм спектакль әзерләүдә аларның һәрберсенең нинди роль уйнавын билгеләргә кирәк иде. Чара укучыларның белемнәрен тикшерү белән тәмамланды.