Кукмара районы Вахитов авылыннан Айгөл Сәмигуллина нәкъ менә шундый исем белән үзенең Инстаграмнарын алып бара. Яшь булуына карамастан, Айгөл ире белән бергә биш бала тәрбияли, мөгезле эре терлек тә, сарыклар да, кош - корт та асрый.
Сәмигуллиннар гаиләсенең көндәлек авыл тормышын Инстаграмнар аша 5 меңнән артык әбүнәче күзәтә. Күп кенә авыл кешеләре кебек үк, ул да кояш нурларының беренче нурлары белән баса, сыерны да, кече кызы Мәрьям йоклаган арада карарга өлгерә. Әни игътибарыннан өлкән балалар да читтә калмый, аларны киендерергә һәм ашатырга кирәк. Алар өлкән булсалар да, әле бик кечкенә. Ярдәмче хуҗалык турында кайгырту да яшь Айгөл җилкәсендә. Ул үз блогын алып барырга да өлгерә, анда авыл тормышы турында сөйли, кызыклы фактлар һәм киңәшләре белән уртаклаша, әбүнәчеләр белән аралаша.
"Без - урта хәлле гадәти авыл гаиләсе, үз йортыбызда яшибез, ирем колхозда эшли, - дип уртаклаша Айгөл. - Шәһәрдә яшәүчеләрнең күбесе: "авылда яхшы яшәү, ит, сөт, яшелчә, җиләк – җимеш-барысы да үзнеке, бушлай, чиста һава", - диләр. Мин телим күрсәтергә, ничек болар барысы да килә "бушлай", болар барысы да хезмәт аша килә . Әмма хезмәттә үз матурлыгы, романтика бар. Эштән курыкмаска кирәк. Күңелең белән эшләсәң, малларны карау үзе бер рәхәт. Әйе, мине аңламый торган кешеләр бар. Әмма миңа мондый тормыш ошый».
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Кукмара районының Вахитов авылы үзенең блогерлары белән данлыклы. Аларның тагын берсе – тракторчы Василий Иванов, ул юмор белән дә көндәлек эше турында сөйли.
"Василий белмәгәнне тирә-юньдә юк, - ди Айгөл, - Ул ирем белән бергә колхозда эшли. Бик тырыш.
Уникаль авыл һәм аның блогерлары турындагы сюжетны бу җомга көнне 18.00 сәгатьтә ТНВ каналында «Туган җир» программасында карагыз.