“Яраткан китап битләре буйлап”

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

3 апрель көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Алсу Багавиева Ч.Айтматов исемендәге гимназиянең 3б сыйныф укучылары өчен Халыкара балалар китабы көненә багышланган “Яраткан китап битләре буйлап” дип исемләнгән әдәби сәяхәт үткәрде. Балалар бик теләп төрле конкурсларда катнаштылар, хәйләкәр табышмакларга җавап бирделәр, мәкальләр искә төшерделәр, яраткан шигырьләрен укыдылар. Үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильмнар карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International