2019 елның 28 мартыннан 31 мартына кадәр Минзәлә шәһәрендә тренер-укытучы Айрат Вахитов җитәкчелегендәге «Зилант» спорт мәктәбенең 2003-2004 елгы волейбол буенча кызлар җыелма командасы ТР укучыларының XII Спартакиадасы исәбенә Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнашты һәм бронза призер булды. Кызларны, аларның тренерын котлыйбыз һәм киләчәктә дә спорт карьерасында уңышлар телибез.