Кнәбаш авылында язгы бәйрәмнәр дәвам итә

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

6 апрель көнне Кнәбаш авылында "Язны күңелле үткәрик" дип исемләнгән бәйрәм булып узды. Авылда бәйрәм икәнен белепме, көне бик матур һәм кояшлы иде. Бәйрәмгә кечесеннән башлап олысына хәтле, ягъни,  халык халык күп килде. 
Төрле, кызык уеннар: чаңгы киеп чабу, аркан тарту, биш пар, парлы уены, кар тәгәрәтү, һәм башка татар халкының уеннары халыкның күңеленә хуш килде . Өлкәннәр, яшьләр, бала-чагалар үзләренең көчләрен сынашты. Бәйрәмдә авыл халкы тәмле коймак һәм чәй белән сыйланды.  Язга багышланган бәйрәм бик күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International