7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне. Сәламәтлекне саклау, ныгыту – һәркемнең кулыннан килердәй эш. Һәр кеше тормышта белемле булып кына түгел, сәламәт булып яшәргә тиеш.
Шушы уңайдан, Кукмара районының “Милосердие” тернәкләндерү үзәгендә “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл” дип исемләнгән бик зур спорт бәйрәме уздырылды. Төп максат булып -
балаларда сәламәтлек өчен җаваплылык хисе уяту, сәламәт яшәү рәвеше белән таныштыруны дәвам итү, спортка мәхәббәт хисе тәрбияләү иде.
Чарабыз бик күңелле үтте. Балалар да, әти – әниләребез дә бу бәйрәмдә бик теләп катнаштылар. Алар ярышларда үзләренең тизлекләрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Залда шат тавышлар, кайнар алкышлар, “Афәрин!” кебек мактау сүзләре яңгырап торды.
Мондый чаралар бердәмлекне үстерә, балалар белән әти – әниләрнең узара мөнәсәбәтләрен тагы да ныгыта.
“Гомерегез буе сәламәт яшәү рәвеше алып барып, спорт белән шөгыльләнеп, һәрвакыт шат күңелле булып яшәгез, кадерле дусларыбыз! - дигән теләктә калабыз.
Каримова Альбина Хидиал кызы
II – коррекцион төркем тәрбиячесе