2011 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир узды Фуат Магрупов истәлегенә

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

2019 елның 5 апрелендә Боз сараенда 2011 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир узды Фуат Магрупов истәлегенә  һәм  Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган. Турнирда Питрәч авылының «Питрәч», Биектау авылының «Биектау», Казан шәһәренең «Ак Бүре», Кукмара шәһәренең «Ягуар» командалары катнашты.

     Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны Казан шәһәренең «Ак бүре» командасы алды, икенче урынны Кукмара шәһәренең «Ягуар» командасы, беренче урынны «Биектау» Биектау авылы командасы алды.

    «Иң яхшы капкачы» номинациясендә Егор Сорокин (Питрәч), «Иң яхшы һөҗүмче» номинациясендә Артем Патрушев (Биектау), «Иң яхшы сакчы» номинациясендә Айзат Галиев (Кукмара), «Иң яхшы уенчы» номинациясендә Данил Гыйззәтуллин (Ак  Бүре) танылды.

    Турнирның генераль иганәчесе Магрупов Ленар призерларны җиңүләре белән котлады һәм спорт өлкәсендә уңышлар теләде.

    Спорт мәктәбе администрациясе һәм ата-аналар балалар хоккей оештырган һәм ярдәм иткән өчен Магруповка Ленарга  рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International