2019 елның 7 апрелендә «Зилант» спорт комплексында 2007-2008 елгы кызлар командалары арасында волейбол буенча Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында,Нәфыйк Фаяз улы Шакиров истәлегенә Кукмара муниципаль районының ачык беренчелеге узды.

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

2019 елның 7 апрелендә «Зилант» спорт комплексында 2007-2008 елгы кызлар командалары арасында волейбол буенча Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында,Нәфыйк Фаяз улы Шакиров истәлегенә Кукмара муниципаль районының ачык беренчелеге узды. Ярышларда 10 команда катнашты : Зилант, Арча, Зур Кукмара, Кукмара 4 нче урта мәктәбе, Уржум, Минзәлә, Менделеевск, Җыелма (Яныл авылы җыелма командасы + 1 нче Гимназия), Теләче, Шәтке (Теләче районы). Арча командасы җиңде, икенче урында – Зилант, өченчедә – Шәтке . Ярышларда җиңүчеләр кубок, грамота һәм медальләр белән бүләкләнде. Призерлар грамота һәм медальләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International