2019 елның 5 апреленнән 7 апреленә кадәр Казан шәһәрендә самбо буенча Халыкара класслы спорт мастеры Нәкыйп Мадьяров истәлегенә багышланган традицион XXIX Бөтенроссия ярышлары узды. «Зилант " спорт мәктәбе спортчысы һәм А. М. Булатов исемендәге лицейның физик культура укытучысы Альберт Шәңгәрәев (74 кг авырлык категориясендә) һәм аның тренеры Марес Бәдертденов( 52 кг авырлык категориясендә ) көмеш медальләр яулады. Тренерны һәм Альбертны югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә эшләрендә һәм спортта уңышлар телибез.