Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайныны искә алу көне уңаеннан 24 нче апрель көнне 13.00 сәгатьтә Балыклы авылы китапханәсендә “Тукай яши, яшьни яшәрә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелә. Биредә шагыйрьнең тормыш юлын иҗатын чагылдырган “Соклана кояш, сөенә дөнья татарның Тукаена” дип исемләнгән китап күргәзмәсе урын алачак. Кичәдә укучылар башкаруында әдипнең әсәрләре, шигырьләре, җырлары яңгыраячак. Барлык әдәбият сөюче дусларны, райондашларны, авылдашларны әлеге кичәдә көтеп калабыз!