ТАССР оешуның 100-еллыгына карата төзелгән план нигезендә, Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар өчен якны өйрәнү музеена экскурсия үткәрелде.
Балалар игътибар белән экскурсоводны тыңладылар hәм ТАССР ның 100 еллыгына багышланган экспозицияне карап уздылар.
Мондый патриотик чара хәзерге яшүсмерләргә бик файдалы, чөнки һәрбер кеше үз тарихын белергә, онытмаска һәм хөрмәт итәргә тиеш.
Социаль педагог Турова Наилә Ринат кызы