Кукмараның «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә «Медицина сәгате» дигән чираттагы дәрес узды.
Бу дәрес йогышлы тире авыруларын профилактикалауга багышланган иде. Дәрестә өлкән шәфкать туташы Габдерахманова Индира Габдулбаровна балаларга корчаңгы белән ничек зарарланырга мөмкин булуын, авыруның төп билгеләре турында аңлаешлы итеп аңлатты.
Шәхси профилактика ул – шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү, шәхси әйберләр һәм аяк киемнәре куллану, кул юу, көндәлек душ яки ванна куллану, сауналарда, бассейннарда, чишенү-киенү бүлмәләрендә резин аяк киемнәре куллану таләп ителү.
Йогышлы тире авыруына шикләнгән очракта кичекмәстән медицина учреждениесенә табиб-дерматологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үз белдеген белән дәвалану ярамый!
Дәрестә йогышлы тире авыруларын профилактикалау буенча барлык мәгълүматны реабилитация процессының актив катнашучылары булган ата-аналар да тыңладылар.