Очрашуның темасы: “Хатын-кыз бәхете”

2019 елның 12 апреле, җомга

2019 елның  11 апрелендэ Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Шайдуллина Ленара һәм Загидуллина Алия ведомстволара  “Без бергэ” исемле программа буенча Кукмара муниципаль район шифаханасендә йөкле хатынкызлар белән очрашу үткәрелде.

 Очрашуның темасы: “Хатын-кыз бәхете”. Очрашу кысаларында максатчан төркем белән киләчәктә хатын-кыз сәламәт һәм шат аналар булу турында  әнгәмә  корылды, ун кешегэ буклетлар өләшенелде.

Утырышта уздырган чараның максаты: "адреслы" хәбәрдәр системаны булдыру,  яшьләр һәм яшь гаиләләрдә булган педагогик, юридик  проблемалар, мәсьәләләр күтәрелде. Аның социаль нәтиҗәсе: психологик яктан аңлы рәвештә имин гаиләләрне булдыру һәм формалаштыру. Шулай ук программаның максаты - яшь гаиләләргә гаилә төзүне  планлаштыру буенча ярдәм итү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International