“Сиңа багышлыйбыз» шигырь бәйгесе

2019 елның 12 апреле, җомга

12 апрель көнне балалар китапханәсе “Гөрләвек” балалар бакчасы белән берлектә татар шагыйре Габдулла Тукайның 133 ел тулу уңаеннан “Сиңа багышлыйбыз» дип исемләнгән шигырь бәйгесе үткәрде. Конкурста төрле яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Тукай татар халкы өчен  бик зур әдәби мирас калдырды, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты алып тора. Китапханә хезмәткәре Фирдания Закирова балаларга «Г. Тукай – бөек шагыйрь» дип исемләнгән презентация күрсәтте, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китапларга күзәтү үткәрде.

Балалар һәм ата-аналар бөек шагыйрьнең туган телгә, туган якка, аның табигатенә багышланган шигырьләрен бик матур һәм сәнгатьле итеп сөйләделәр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри төрле номинацияләр буенча нәтиҗә ясады. Балалар китапханәсе исеменнән конкурста катнашучыларның барысына да грамоталар тапшырылды. Чара ахырында "Туган тел" җыры башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International