«Космоска очыш» әңгәмә - презентация

2019 елның 12 апреле, җомга

12 апрель көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Гөлфия Хафизова  А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 1а сыйныф укучылары өчен космонавтика көненә багышланган «Космоска очыш» дип исемләнгән әңгәмә - презентация үткәрде. Ул балаларны космонавтика тарихы белән таныштырды: һава шарлары һәм планерлар, дириҗабль һәм самолетлар уйлап табу турында, беренче космонавт Ю. А. Гагарин, кешенең галәмгә беренче очышы турында сөйләде. Балалар табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара ахырында балалар китап күргәзмәсе белән таныштылар һәм мультфильмнар карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International