Түгәрәк өстәл утырышы узды.

2019 елның 12 апреле, җомга

12 апрель көнне Кукмара муниципаль районы Советының кече залында көч структуралары, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре җитәкчеләре, Иҗтимагый совет һәм ветераннар советы рәисләре, шулай ук район руханилары вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл утырышы узды.

Татарстан Республикасы мариларының милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту буенча төбәк иҗтимагый оешмасының Кукмара бүлеге эшчәнлеге, балалар һәм яшьләр арасында терроризм идеологиясен кабул итмәү һәм аларга традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләрне үстерү буенча яшьләр сәясәте һәм дини учреждениеләрнең үзара хезмәттәшлеге, Кукмара муниципаль районы территориясендә шәхескә каршы авыр җинаятьләр профилактикасы буенча чаралар турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International