“Космос киңлекләре”

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

   Календарьда  - апрель, димәк... Космонавтика көне җитте. Элек – электән кешеләрнең игътибарын йолдызлар дөньясы, ай, кояш  һәм төрле планеталар гел җәлеп итеп торды.

     12 апрель көнне Кукмара районының “Милосердие” тернәкләндерү үзәгендә “Космос киңлекләре” дип аталган чара уздырылды. Планеталар буенча балалар зур виртуаль сәяхәткә китте. Алар галәмнең гадәти булмагынына инандылар, сорауларга җаваплар эзләделәр, уеннарда тизлек, җитезлек, зирәклек һәм бер – берсе өчен җан атарга әзер икәннәрен күрсәттеләр. Күңел ачу галәм турында, космонавт һөнәре, планеталар, Ю.А.Гагаринның беренче очышы турындагы белемнәрне киңәйтергә ярдәм итте. Күңелле һәм кызыклы бәйрәм, бәхәссез,  балалар күңелендә калды. Мондый танып – белү чаралары балаларның кызыксынуларын арттыра, сөйләм телләрен баета, фикерләү сәләтләрен үстерә.

     “Дөрестән дә, космонавтларның юлы хыялдан башланадыр.  Сез дә, балалар, хыялланыгыз, теләкләрегезне тормышка ашырырга тырышыгыз. Әлбәттә, бу дөньяда бөтенегез космонавт була алмас, ләкин чын кеше булып үсәргә кирәк !”-  дип сүзен тәмамлады тәрбияче.

 

Каримова Альбина Хидиал кызы

II – коррекцион төркем тәрбиячесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International