2019 елның 13 апрелендә 2010 елгы командалар арасында Космонавтика көненә багышланган хоккей турнир узды. Турнирда Арча шәһәре «Ракета», Кукмара шәһәре «Акулы», «Тимерхан». Байлар Сабасы, «Ягуар-2011» Кукмара шәһәре катнаштылар.
Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны «Тимерхан» командасы алды, икенче урынны «Акулы» командасы яулады, беренче урын « Ракета».
«Иң яхшы капкачы» номинацияләрендә Һидиятуллин Самат(Арча шәһәре), «Иң яхшы һөҗүмче» - Галимуллин Айзат(Кукмара шәһәре, Ягуар), «Иң яхшы сакчы»- Абдуллин Сарим (Байлар Сабасы), « Иң яхшы уенчы " - Липатов Тимур(Кукмара, Акулы). Танылды.Призерларга һәм катнашучыларга кубоклар һәм медальләр тапшырылды.