“Хәтер дәшми мөмкин түгел...”

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Апрель аенда иң төп даталарның берсе булып, фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне тора. Сугыш  инде күптән бетте, ничә гасыр еллар үтте, ләкин бу авырлыкларны үз җилкәләрендә татыган кешеләр өчен түгел шул...

      Шушы темага карата, Кукмара районының “Милосердие” тернәкләндерү үзәгендә реабилитация үтүче балалар өчен “Хәтер дәшми мөмкин түгел...”дип аталган чара үтте. Балалар корбаннар истәлегенә карата шигырьләр тыңлап узды, концлагерьлар турында тарихи мәгълүматлар белән таныштылар. Концлагерьларда кечкенә сабый балаларның тормышлары, фашистлар тарафыннан җәзалаулар турында ишетү – беркемне дә битараф калдырмады.

      Сугыш, фашист концлагерьлары турында без инде китаплардан, кинофильмнардан, интернет чыганакларыннан гына беләбез. Шушы якты, матур Җир йөзендә сугышлар булмасын иде дигән теләктә яшәргә язсын иде.  

 

Каримова Альбина Хидиал кызы

 II – коррекцион төркем тәрбиячесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International