Кукмара районы прокуратурасы тыелган мәгълүмат белән 100 сайтны блокировкалауга ирешә

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Кукмара районы прокуратурасы Интернет челтәрендә тыелган мәгълүматның таралуына каршы көрәш өлкәсендәге законнарның үтәлешен системалы нигездә күзәтүне гамәлгә ашыра. Шул ук вакытта тыелган контентка керү мөмкинлеген ачыклау һәм булдырмау максатыннан интернет-киңлеккә мониторинг үткәрелә. 100 интернет-сайтта экстремистик эчтәлектәге аудио - һәм видеоматериаллар урнаштырылган. Шул ук вакытта мәгълүматка керү интернет-кулланучыларның чикләнмәгән даирәсен карау өчен ирекле булды. Суд карары буенча әлеге мәгълүмат элегрәк Россия Федерациясе территориясендә таралу тыелган дип табылды. Җыелган материалларны прокуратура элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәткә тыелган контенттан файдалануны туктату максатында җибәрде.​

Кукмара районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International