Кукмара 4нче урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Баһаветдинова Лилия Алмаз кызы Санкт-Петербург шәһәрендә технология буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче булды. Аның җитәкчесе - "Кукмара 4нче урта мәктәбе" муниципаль белем бирү учреждениесенең югары квалификацион категорияле технология укытучысы Якупова Альбина Рәфхәт кызы. Котлау сүзләрен җиткерәбез һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!