Уен программа "Каурый могҗизасы"

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

16 апрель көнне балалар китапханәсендә «Чык» экологик клубының чираттагы дәресе - "Каурый могҗизасы" дип исемләнгән уен программа булып узды. Клуб җитәкчесе Гөлфия Хафизова балаларга кошлар турында сөйләде. Презентация карадылар, викторинада катнаштылар, кошлар тавышы буенча таныдылар, табышмаклар, ребуслар һәм кроссворд чиштеләр. Иҗади биремне бик яхшы үтәделәр. Очрашу ахырында балалар кошлар турында ничек кайгыртырга, аларга ярдәм итәргә һәм безнең канатлы дусларыбызны якларга кирәклеге турында нәтиҗә ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International