2019 елның 13 апрелендә Чистай шәһәрендә «Зилант» спорт мәктәбенең самбо бүлеге тәрбияләнүчеләре (тренерлары Марес Бәдертденов, Данил Шиһапов) «Сетевая компания» ААҖ призларына самбо буенча балалар фестивалендә катнаштылар. 50 кг авырлык категориясендә Максим Исаев, 55кг авырлык категориясендә Ильяс Баһаманов-беренче, 32 кг авырлык категориясендә Гадел Ганиев, 35 кг авырлык категориясендә Богдан Тимофеев, 38кг авырлык категориясендә Инсаф Кәримов, 59 кг авырлык категориясендә Рузил Тимербаев-икенче, 44кг авырлык категориясендә Искәндәр Равилов өченче булды . Спортчыларыбызны котлыйбыз, укуларында уңышлар, спортта югары нәтиҗәләргә ирешүләрен телибез.