2019 елның 17 апрелендә «Аралашу клубы» утырышына Осипова Лидия Туктар кызы чакырылган иде.

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

ТАССР оешуның 100-еллыгына карата төзелгән план нигезендә, Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә  тернәкләнү курсы үтүче инвалид балалар һәм аларның ата-аналары өчен Кукмара районы тормышына зур өлеш керткән шәхесләр белән очрашулар уздырыла.

          2019 елның 17 апрелендә «Аралашу клубы» утырышына Осипова Лидия Туктар кызы чакырылган иде.

        Аның гомере илебезнең, республикабызның үсеш этаплары белән бәйле иде.

        Лидия Туктар кызы күп балалы гаиләдә туа. Хезмәт юлын лаборантка булып башлаган. Аннан педагогия училищесын тәмамлый һәм хезмәт дәресләре укыта. Соңрак Казан педагогия институтына укырга керә. Аны тәмамлап, башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли башлый.       

           Лидия Туктар кызы  хезмәт эшчәнлегенең барлык елларында актив тормыш позициясе алып барган. Ул 39 елын балаларга багышлады. Мәгариф отличнигы, Хезмәт Ветераны исеменә лаек булды.     

           Лаеклы ялга чыккач, Лидия Туктар кызы барлык чараларда актив катнашып, иҗат белән шөгыльләнә.

           Ниһаять, ул үз хыялын тормышка ашырып,  картиналар чигә башлый. Бу хобби аңа зур ләззәт һәм шатлык китерә.

           Моннан тыш, ул үз авылларында Космо - Демьян мәхәллә каршында якшәмбе мәктәбендә бәйләү дәресләре алып бара.

         Менә бу очрашуда да аның "Чигү", "Бисер белән эшләү", "Фоамиран  чәчәкләре" техникасы күргәзмәсе оештырылды.

         Барлык катнашучылар – балалар, аларның әти-әниләре, үзәк хезмәткәрләре аның тормыш тарихын кызыксынып тыңладылар, презентация карадылар, сораулар бирделәр.

        Лидия Туктар кызы  алга таба да чарага  тернәкләндерү  үзәгенә  килергә, белгечләр, балалар һәм аларның ата-аналары белән тәҗрибә уртаклашырга теләк белдерде.

        Мондый очрашулар заманча яшьләргә туган як тарихын белергә ярдәм итә, милли мәдәният һәм декоратив-гамәли иҗат белән кызыксынуны арттыра.

 

Тернәкләндерү үзәге хезмәт инструкторы Борковских Асия Кадыйр кызы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International