Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү курсы үтүче инвалид балалар һәм аларның ата-аналары өчен ай саен терроризмга һәм экстремизмга каршы көрәш буенча профилактик чаралар уткәрелә.
Апрель аенда да тәрбияче Фазлыева Э.А. экстремизм һэм терроризмга профилактик чара итеп «Куркынычсызлык. Терроризмга каршы.» дигән бик эчтәлекле әңгәмә уздырды. Әлеге әңгәмәнең максаты: балаларны терроризм төшенчәсе белән таныштыру, аларны куркынычка каршы торырга һәм экстремаль ситуациядә үзеңне сакларга өйрәтү иде.
Терроризм-ул кешеләр үлеменә яки башка куркыныч нәтиҗәләргә китерә торган шартлаулар, ут төртү яки башка гамәлләр кылу. Эльмира Анисовна террорчылыкка каршы куркынычсызлыкның төп кагыйдәләре турында сөйләде. Әлеге тема буенча презентация карагач, балалар бу кагыйдәләрне үтәгәндә һәрвакыт уяу, игътибарлы һәм сак буласың икән, террорчылар гамәлләренең начар нәтиҗәләрен булдырмый калырга мөмкин икәнлеген ачыкладылар.
Әңгәмә ахырында балаларга сораулар белэн карточкалар таратылды, анда балалар шушы куркыныч вазгыяттэн чыгу юлларын табарга тиеш иделәр. Шулай ук барлык ата-аналарга «Террорга каршы: балалар өчен куркынычсызлык» дигән мәгълүмати буклетлар-белешмәлекләр тәкъдим ителде.