2019 елның 18 апрелендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү курсы үтүче инвалид балалар һәм аларның ата-аналары өчен гаилә имин булмаган һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча әйдәүче белгечләр белән очрашу оештырылды.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре Җамалиева Л. К. һәм Хабибуллин Ф.Ф. балалар белән «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү», «Балигъ булмаганнарның административ җаваплылыгы», «Экстремизм һәм терроризмны профилактикалау» темаларына әңгәмә үткәрделәр.
Шулай ук балаларның виртуаль тормышы артыннан контрольне көчәйтү һәм мондый фактлар турында полициягә хәбәр итү максатыннан әңгәмә үткәрелде.
Балалар һәм өлкәннәр өчен аларның хокуклары һәм бурычлары, хокук бозулар өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы аңлатылды.
Социаль педагог Турова Наилә Ринат кызы