“Удмурт язучылары һәм шагыйрьләре – балаларга” әдәби сәгать

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

18 апрель көнне балалар китапханәсендә “Салават күпере” клубының чираттагы дәресе – “Удмурт язучылары һәм шагыйрьләре – балаларга” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Клуб җитәкчесе Нурия Гайнетдинова һәм Югары Кузьмесс һәм Балдыкнә авылы китапханәсе хезмәткәре Валентина Тухтарова белән Айна Павлова балаларны рус һәм удмурт телләрендә удмурт язучылары һәм шагыйрьләренең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар, презентация карадылар, шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар, төрле конкурсларда һәм уеннарда актив катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International