«Янгын – куркыныч ул!»

2019 елның 19 апреле, җомга

Янгын нинди авыр сүз,
Дәһшәтле һәм дә яшьсез.
Күз алдына ут баса-
Ялкыны шундый гамьсез.

      «Ут» сүзен ишетү белән күз алдына жылылык, яктылык кебек күренешләр килеп баса. Димәк, ут ул кеше өчен бик кирәкле, файдалы әйбер.  Әмма утның файдалы ягы гына түгел, куркыныч ягы да бар. Куркыныч ягы – ул янгын...   Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү, игътибарсызлык һәм җавапсызлык күп кенә кешеләрне   шушы фаҗигагә  китерә.
       Балаларның куркынычсызлыгын арттыру һәм янгын вакытында дөрес гамәлләр куллануны өйрәтү максатыннан 18 нче апрель көнне Кукмара шәһәренең “Милосердие” тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен  «Янгын – куркыныч ул!» дип аталган уен – викторина үткәрелде.

      Уен барышында балалар янгын була калса, үз – үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен кабатладылар. Ут һәм янгын турында мәкальләр әйттеләр, табышмаклар чиштеләр. “Ярый – ярамый” уенында сигнал карточкалар ярдәмендә янгын куркынычсызлыгы буенча таләпләрне ныгыттылар. Ахырдагы биремдә проблемалы хәлләрдән чыгу юлларын табып, аларны аңлатып күрсәттеләр.

   “Саклана белсәң генә ут – дус ул,  игътибарсыз булсаң, дошманга әверелеп куя. Ут белән эш иткәндә, зинһар, сак булыгыз! Чөнки янгынны сүндерүгә караганда - кисәтү җиңелрәк!» - дип сүзен тәмамлады тәрбияче.

 

Каримова Альбина Хидиал кызы

 II – коррекцион төркем тәрбиячесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International