18 нче апрель 2019 ел, пәнҗешәмбе
«Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре, «Чиста йорт» һәм «Чиста тәрәзәләр» хәйрия акциясен тормышка ашыру кысаларында Бөек Пасха һәм май бәйрәмнәре алдыннан кырык җиде социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга ярдәм күрсәтте.
Акциянең максаты:
-социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасындагы сугыш ветераннарының, өлкән яшьтәге затларның, инвалидларның яшәү дәрәҗәсен күтәрү, психологик атмосфераны яхшырту.
Өлкәннәр өчен йортта чисталык урнаштыру– тормыш таләбе. Бу вакытта социаль хезмәткәрләр ярдәмгә килә, бәйрәмнәр алдыннан һәр ел саен әлеге акцияне үткәрү традициягә әйләнде. Иң элек алар уңайлы мохит тудыра, аннан соң йортны тәртипкә китерә: савыт-сабаны, тәрәзәләрне, шкаф, стеналарны юа, тәрәзә челтәрләрен юа һәм элә. Бездә тату профессионаллар командасы эшли, белгечләр һәрберсе үз эшенең осталары булып тора.
Пенсионерлар Кече Чура авылында яшәүче Вера Иван кызы, Күкшелдән Вафира Әхәт кызы социаль хезмәткәрләрнең эшеннән бигрәк тә канәгать калдылар, бәйрәм алдыннан өйләрен җыештырган өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләрен һөнәри мөнәсәбәт белән зур эш тәҗрибәсе генә түгел, өлкән буын вәкилләренә хөрмәт һәм мәхәббәт берләштерә. Без өлкәннәрнең проблемаларын үз йөрәгебез аша үткәрәбез, ярдәм кулы сузабыз, аларны хәл итүдә булышабыз.