2019 елның 19 апрелендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чираттагы «Медицина сәгате» узды.
Шәфкать туташы Ибрагимова Наилә Зөфәр кызы балаларга бронхиаль астма өянәгенең килеп чыгу сәбәпләре һәм өянэкнең теләсә кайсы вакытта кисәк килеп чыгып, кеше тормышына куркыныч тудыруы турында аңлатып үтте. Астма өянәге вакытында авыруга ярдәм итү өчен күрсәтмәләрне төгәл үтәргә кирәк, шуның белән бу авыртуны басу мөмкинлеге булачак.
Балалар мәгълүматны зур игътибар белән тыңладылар һәм шәфкать туташының сорауларына җавап биреп, актив катнаштылар.