19нчы апрель көнне Кукмара шәһәренең “Милосердие”тернәкләндерү үзәгендә логопед Хөсәенова Люция Хәйдәр кызы тарафыннан “Без төрле, әмма барыбыз бергә”дип аталган чара үткәрелде. Төрле милләт кешеләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү; дус гаилә, тату төркем кебек әхлакый кыйммәтләр формалаштыру – чараның төп бурычлары итеп алынды.
Безнең үзәгебездә төрле милләт балалары йөри. Алар бу чарада үзләренең гаиләләре, гореф – гадәтләре турында сөйләде. Кешеләргә карата хөрмәт хисен кече яшьтән үк тәрбияләргә кирәген ачыкладылар. Ә хөрмәт, дуслык, яхшылык, әдәплелек кебек сыйфатлар – аларга аралашырга ярдәм итә. Шулай ук балалар табышмаклар чиште, шигырьләр укыдылар , дуслык һәм кешелеклелек турындагы мәкальләрнең мәгънәсен аңлаттылар. Чара җырлар белән үрелеп барды, видеоролик күрсәтелде.
Бу чарадан алган хис-кичерешләрен балалар үзләренең матур рәсемнәрендә чагылдырдылар.