«Бөтен дөнья – театр»

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

19 апрель көнне балалар китапханәсе “Библиосумерки-2019” Бөтенрәсәй акциясендә катнашты. 2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителгәнлектән әлеге акция  «Бөтен дөнья – театр» дип исемләнде.

 Бу көнне китапханәдә кызыклы ял һәм аралашу урыны, төрле яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре өчен чын бәйрәм булды. Биредә балаларны сюрпризлар көтә иде. Алар гадәти булмаган мастер-класста катнаштылар - пластилиннан театраль маска ясау. Сәнгать мәктәбе  укытучылары бәйрәмдә катнашучыларны шаблоннар ярдәмендә үзенчәлекле битлекләр ясарга өйрәтте. Балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә иҗат һәм хыял дөньясына чумды.

Матур электрон презентация фонында балалар «Театр-әкият ул, театр – могҗиза» конкурс – уен программасында катнашты. Алар театр тарихы белән таныштылар, дөньяның иң танылган театрларына сәяхәт кылдылар. Алсу Расим кызы театр профессияләре, Театрда үзеңне ничек тотарга, этикет кагыйдәләре һәм спектакльләрнең ничек оештырылуы турында сөйләде. Балалар төрле кызыклы конкурсларда һәм уеннарда катнашты, викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште. Китапханәче "Театрның тылсымлы дөньясы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Театрның төре, артист һөнәре, танылган артистлар турында әдәбият тәкъдим ителде. Кунакларны «Тамчы" китап театры клубына йөрүче балалар чыгышлары белән сөендерде. Татар халык әкияте «Өч кыз», А. Алишның «Койрыклар» әкиятләренең инсценировкаларын бик талантлы һәм ачык итеп күрсәттеләр.

Балалар вакытны күңелле үткәрделәр, уйнадылар, җырладылар, биеделәр, күп уңай эмоцияләр, шатлыклы елмаюлар һәм язгы кәеф алдылар. Ел саен уздырыла торган Библиосумерки акциясе китапханәдә китап уку гына түгел, күңел ачу, яңа дуслар табу, артист булып карау, төрле мөмкинлекләр ачуга этәргеч икәнлеген аңларга мөмкинлек бирүен күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International