Биектау авылында 2008-2009 елгы командалар арасында «Добрый лед» кубогына турнирның төбәк этабы узды.

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

2019 елның 19-20 апрелендә Биектау авылында 2008-2009 елгы командалар арасында «Добрый лед» кубогына турнирның төбәк этабы узды. Турнирда Арча шәһәренең «Драконы», Питрәч авылының «Пестрецы», Алабуга шәһәренең «Көмеш бүреләр», Кукмара шәһәренең «Олимп», Биектау  авылының  «Биектау», Арча шәһәренең «Ястребы» командалары  катнашты.

   Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны – «Көмеш бүреләр», икенче урынны – «Олимп», беренче  урынны Арча шәһәре «Драконы» яулады.  Турнир нигезләмәсе буенча ике команда «Добрый лед " Кубогына төбәкара турнир финалына чыга. «Олимп» командасын  һәм тренер Нурмөхәммәтовны Т.М. призлы урын белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International