Апрель аенда шундый дәресләрнең берсе "Виртуаль танышлык куркынычы" дигән темага үткәрелде.

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә тернәкләнү курсы үтүче инвалид балалар һәм аларның ата-аналары  өчен  бугенге көндә аеруча актуаль булган балаларның медиа куркынычсызлыгы буенча махсус дәресләр тәкъдим итә. Бу дәресләр уен формасында, балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып алар белән мөстәкыйль рәвештә үткәрәләр.

          Апрель аенда шундый дәресләрнең берсе "Виртуаль танышлык куркынычы" дигән темага үткәрелде. Әлеге дәреснең максаты ,балаларга Интернет челтәрендә танышу үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү иде.  Шулай ук интернета танышуларның куркынычлыгы турында мәгълүмат бирү һәм балаларга карата җинаятьләрне кисәтү.

          Педагог балаларга заманча мәгълүмати мөхиттә үз-үзеңне җаваплы һәм куркынычсыз тоту кагыйдәләрен аңлатты. Әлеге тема буенча презентация караганда, балалар Интернет челтәрендә аралашу кагыйдәләрен ачыкладылар.

          Балалар еш кына арал форумнарда, социаль челтәрләрдә аралашалар. Алар үз карашларын әйтә. Кайвакыт фикерләр туры килми һәм  мыскыллау, янау халәтенә күчүче эйткәләшу башлана. Балаларга Интернет челтәрендәге аралашу кагыйдәләре көндәлек тормыштагы кагыйдәләрдән берни белән дә аерылмый, хулиганлык, янаулар таралу өчен челтәрдән файдаланырга ярамый, дип аңлаттылар.

         Әңгәмә ахырында балаларга һәм аларның ата-аналарына Интернет куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча мәгълүмати буклетлар-белешмәлекләр тәкъдим ителде.

 

Тәрбияче Фазлыева Эльмира Әнис кызы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International