Өлге авылы китапханәчесе Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан, тыл ветераны Шарафиева Гөлсылу апаны Җиңү көне белән котлап, РФ Президенты һәм район башлыгының изге теләкләрен җиткереп кайтты. Балалар Гөлсылу апаны бәйрәм белән котлап шигырь сөйләделәр,“Георгий лента”сы тактылар.