19 апрель көнне Кукмара үзәк китапханәсе “Библиотөн-2019” Бөтенроссия акциясында катнашты. Әлеге акцияның темасы - «Весь мир театр». Чараны тиешле югарылыкта үткәрү өчен китапханә хезмәткәрләре зур әзерлек алып барды: тематик күргәзмәләр оештырылды, афиша ясалды, «Магия театра!» исемле күңел ачу конкурсы үткәрелде, фотога төшү өчен фотозона әзерләнде, «Мы приглашаем вас в театр» дигән театраль капустникның сценариясе төзелде, 3Д форматта кино карау өчен кинозал эшләде.