23 апрель көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Гөлфия Хафизова 3 номерлы мәктәпнең 3В сыйныф укучылары өчен «Песиләр театры» җитәкчесе Юрий Куклачевның 70 ел тулу уңаеннан «Клоун, дрессировщик, язучы» дип исемләнгән дәрес-презентация үткәрде. Чара «Юрий Куклачев һәм аның песиләре» дигән видеофильм карау белән башланып китте. Аннан соң китапханәче һәм балалар фильмның иң кызыклы мизгелләренә тукталдылар. Матур презентация ярдәмендә балалар " Песи йорты» театрына виртуаль сәяхәт ясадылар, язучының китаплары белән таныштылар.
Балалар үзләренең йорт хайваннары тормышындагы кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр һәм сөйләделәр. Викторина сорауларына җавап бирде, театральләштерелгән тамашада, уеннарда катнашты.