«Җир – безнең уртак йортыбыз!»

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

           Дөньяда нинди генә бәйрәмнәр юк: Кояш көне, Су көне, хәтта Умырзая көне. Җир планетабызның да шундый чын бәйрәме бар икән. 22 апрель – Халыкара Җир көне.  Бу бик мөһим көн, кешеләрне Җирнең  экологик проблемарына җәлеп итү өчен үткәрелгән чараларның уртак исеме.

       Бу көнне Кукмара шәһәренең “Милосердие” тернәкләндерү үзәгендә йөрүче балаларыбыз да читтә калмады. Тәрбияче белән берлектә, бу көннең килеп чыгу тарихы белән таныштылар, Җиребезнең әләмен ясадылар. Аннан соң  Җир шарының кешеләргә мөрәҗәгать итеп язылган  язмасын тыңлагач, балалар экологик проблемаларны һәм алардан чыгу юлларын эзләделәр. Чарабызның практик өлешендә  «Җир – безнең уртак йортыбыз!» дип исемләнгән стенгазета чыгардылар.

    Җир көнендә табигатькә, җиргә булган игътибарны арттыруга, чисталыкны саклауга зур басым ясала. Без дә балалар белән үзебезнең үзәгебез территориясын җыештырып алдык, чөнки Җир – безнең уртак йортыбыз һәм без аны сакларга тиеш. Сүзләрен тәмамлап, балалар: “Кешеләр, берләшийк, Җиребезне саклыйк һәм яратыйк! - дигән теләкләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International