Кукмарада алдан тавыш бирүдә катнашучыларның сайлаучылар белән очрашуы узды

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

23 апрельдә район мәдәният йортында «Бердәм РОССИЯ» партиясеннән VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар өчен кандидатлар белән алдан тавыш бирүдә катнашучыларның очрашуы булды.

Чараның модераторы булып партиянең җирле сәяси советы әгъзасы, Кукмара муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Резедә Гаянова чыгыш ясады.

Очрашуда «Белем.ру»  җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Раил Гатауллин,Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.

Алар сайлаучыларга үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр, шулай ук сорауларга җавап бирделәр. Сайлаучылар чыгыш ясаучыларга мәгариф, авылда тормыш дәрәҗәсен күтәрү, яшьләрне авылга җәлеп итү мәсьәләләре белән мөрәҗәгать иттеләр.

Һәр сорауга эчтәлекле җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International