«Тукай безнең йөрәкләрдә» шигырь бәйгесе

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

24 апрель көнне балалар китапханәсе “Салават күпере” балалар бакчасы белән берлектә татар шагыйре Габдулла Тукайның 133 ел тулу уңаеннан «Тукай безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән шигырь бәйгесе үткәрде. Конкурста төрле яшьтәге балалар катнашты.

Китапханәче Фирдания Закирова балаларга шагыйрьнең тормышы, бәхетсез балачак, ятимнең ачы язмышы турында сөйләде. Презентация күрсәтелде. Балалар әдәби викторина сорауларына җавап бирде.

Балалар бөек шагыйрьнең туган телгә, туган якка, аның табигатенә багышланган шигырьләрен бик матур һәм сәнгатьле итеп сөйләделәр. "Кызыклы шәкерт", "Эш беткәч уйнарга ярый", "Бала белән күбәләк" шигырьләрен зур осталык белән сәхнәләштерделәр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри төрле номинацияләр буенча нәтиҗә ясады. Балалар китапханәсе исеменнән конкурста катнашучыларның барысына да грамоталар тапшырылды. Чара ахырында "Туган тел" җыры башкарылды. Габдулла Тукай әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар карау һәм китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International