“Әкият белгечләре”

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

          Балаларның иң беренче укый башлаган китаплары – ул әкиятләр. Алар балаларга  игелекле һәм явыз гамәлләр  турында сөйлиләр, хыялланып яшәргә ярдәм итәләр. Әкиятләр балаларны яхшы гамәлләр кылып яшәргә өйрәтә, гаделлек хисе тәрбияли.

        Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндеру үзәгендә  уздырылган “Әкият белгечләре” дип аталган күңелле танып-белү кичәсе  балаларның яраткан әкият геройларына багышланган иде. Әлеге чара балаларда китап укуга, төрле телләрдә иҗат итүче авторларның әсәрләренә кызыксыну уяту  максатыннан уздырылды.

       Кичә әкиятләр, әкият геройлары турындагы табышмакларга җавап бирү белән башланып китте. Балалар бу биремне бик җиңел генә башкарып чыктылар. Аннан соң балалар экияттән өзекләр тыңлап, әлеге әкиятнең исемен һәм авторын атадылар, әкият сюжетлары буенча пазл җыйдылар, төрле уеннарда катнаштылар. Иң яхшы әкият белгече булып Зәлинә Хәбибуллина танылды.

       Балалар кичәдә рәхәтләнеп күңел ачтылар, рус, татар һәм чит ил әкиятләрен дә яхшы белгәнлекләрен күрсәттеләр. Кичә бик кызыклы һәм мавыктыргыч булып үтте, чөнки әкият иле - ул искиткеч могҗизалы ил.

 

Фәйрүзә Әбделәхәтова, тәрбияче.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International