Инвалид балалар өчен А.Булатов исемендәге мәдәният һәм ял паркына экскурсия оештырылды

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

2019 елның 24 апрелендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Милосердие” тернәкләндерү  үзәгендә социаль педагог Турова Наилә Ринат кызы инвалид балалар өчен А.Булатов исемендәге мәдәният һәм ял паркына экскурсия оештырды.

         Балалар паркта спорт тренажерларында шөгыльләнеп алдылар. Шулай ук алар өчен хәрәкәтчән уеннар да оештырылды.

         Балалар көн буена күңел күтәренкелеге алдылар һәм бик күп уңай эмоцияләр белән кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International